Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.
Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Иван Советников билгеләп үткәнчә, хәзер УК ФДМС системасына мәгълүмат күчерелә: урманчылыклар, шул исәптән кишәрлек урманчылыклары турында мәгълүматлар 90 процентка диярлек, урман кварталлары турында мәгълүмат 80 процент дәрәҗәсендә күчерелгән. Ул ассызыклаганча, иң кыска вакыт эчендә таксация бүлендекләре турындагы мәгълүматны кертү эшен тәмамларга кирәк.
«Аерым ассызыклыйм, УК ФДМС системасына күчү котылгысыз һәм бик тиз процесс – срокларны күчерү буенча бернинди дә кичектерүләр булмаячак. Системаны тулысынча кертү 2025 елның 1 гыйнварында булачак, димәк, бездә цифрлаштыру, барлык мәгълүматларны системага кертү, аның белән эшләргә өйрәнү өчен 3 квартал вакыт кала», – диде Иван Советников.
Шулай ук кыскача докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков һәм «Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ ректоры Ирина Вуколова чыгыш ясады.
Искәртеп узабыз, УК ФДМС системасы электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнарны куллану, саклау, яңадан үрчетү, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү, шулай ук агачның эзләнүчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү максатларында эшләнгән.