«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺМУ студентлары белән очрашкан.
Очрашу барышында ул студентларга ТР Урманны саклау үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре, урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны яңадан торгызуга мониторингның максатлары һәм бурычлары турында сөйләгән.
«Шулай ук филиал белгечләре урман корткычларын да күзәтә, – дип билгеләп үткән Венера Ефременкова. – Безнең эшнең тагын бер мөһим юнәлеше – урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү һәм аларның сыйфаты турында сертификатлар бирү».
Ахырда филиал директоры урынбасары студентларны учреждениедә практика үтәргә чакырган. «Шулай ук көллиятне тәмамлаганнан соң безгә эшкә килергә чакырабыз, без сезне үзебезнең дус командага кабул итәргә шат булачакбыз», – дип йомгак ясаган Венера Ефременкова.