«Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Экояз-2024» республика конкурсына кушылган

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Экояз-2024» республика конкурсына кушылганнар. Исегезгә төшерәбез, быел конкурста катнашучыларга 8 атналык экологик квест үтәргә кирәк. Беренче атна кошларга багышлана.

Конкурс шартлары буенча, укучылар сыерчык оялары ясап, аларны элеп чыкканнар. Мәктәп укучыларына «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Низамиев ярдәм иткән.

Очрашу барышында Марсель Низамиев балаларга табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында сөйләгән. «Кошлар зур файда китерә. Алар, бер урыннан икенче урынга сәяхәт итеп, орлык тарата, үсемлекләрне һәлак итә алган бөҗәкләрне ашыйлар, кимерүчеләрне юк итәләр», – дип билгеләп үткән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International