«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар «Яшел даруханә» акциясен үткәргән

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Яшел даруханә» акциясен үткәргәннәр. Аның нәтиҗәләре буенча 4 кг имән һәм 17 кг каен бөресе җыелган. Акциядә 1 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук 6 «А» һәм 7 «Б»сыйныфлары катнашкан.

«Акция март башында игълан ителде. Аны башлар алдыннан «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар укучыларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм бөре җыю кагыйдәләре турында искәртеп уздылар. Гомумән, каен, имән бөреләре – авырулардан котылырга ярдәм итүче уникаль табигый чаралар. Аларны дәвалау максаты белән яз көне, шытып чыгып, әле ачылырга өлгермәдә җыялар, – дип сөйләде тәрбия эше буенча директор урынбасары, берләшмә җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Җыелган бөреләр мәктәп ярминкәләрендә һәм хәйрия акцияләрендә сатылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International