Россия кошларны саклау берлеге XII сыерчык оялары интернет-конкурсын уздыра

2024 елның 5 апреле, җомга

Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясына XII интернет-конкурс үткәрә.

Эшләр 2024 елның 1 маена кадәр сайтта кабул ителә: http://birds-konkurs.ru. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

Май аенда жюри өч номинациядә берәр эшне сайлап алачак:

– «Оптималь вариант» (кошларның барлык ихтыяҗларына һәм стандартларга җавап бирә торган);

– «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы);

–  «Канатлы оя дустым» (кош оясында яки кошлар өчен башка ясалма урыннарда яши торган кош; соңгысы кадрда өлешчә булса да күренергә тиеш).

Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, фотода автор эше булырга тиеш.

Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек ясарга кирәклеге турында мәгълүмат белән Россия кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International