Әлмәт районының Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган. Анда «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Юрий Федоров катнашкан.
Очрашу барышында Юрий Федоров укучыларга урман тармагы, урман культураларын утырту, урманнарны янгыннан һәм законсыз кисүдән саклау, шулай ук аларны авырулардан һәм корткычлардан саклау буенча башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләгән.
«Урманчы һөнәре уникаль һәм күп кырлы, – дип билгеләп үткән ул. – Кайвакыт эшебезнең нәтиҗәләрен күп еллар узгач кына күрергә мөмкин, әмма без хезмәтебезнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз һәм «яшел байлыкларны» саклап калу һәм арттыру өчен бар көчебезне куярга әзер».
Ахырда кишәрлек урманчысы «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку шартларына тукталган.