Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2024 елгы урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы в.б. Сергей Ковалев алып барды.
Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина Галиев катнашты.
Киңәшмә барышында быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман культуралары техникасын, җиһазларын әзерләү, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен үткәрү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектар – мәйданда урманнарны торгызу, 20,4 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләү һәм 30,8 млн.данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.