Советлар Союзы таркалганнан соң беренче тапкыр Усть-Каменогорск (Казахстан) шәһәрендә “Урман хуҗалыгы торышы һәм үсеш перспективалары” форумы узды һәм анда Россия һәм Казахстаннан ике йөзгә якын белгеч җыелды.
Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе дә катнашты. Секцияләрнең берсендә “Ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү” темасына доклад белән урманнарны торгызу бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев чыгыш ясады. Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә файдаланыла торган һәм республика урман фондында гамәли кулланылыш тапкан технология Казахстан белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Алар Саба районында үстерелгән ябык тамыр системалы утырту материалын сатып алу буенча киләчәктә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен доклад материалларын сорап алдылар.