Красноярск дәүләт музыка һәм театр академиясендә узган Бөтенроссия съезды ачылышында Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Россия Урманчылар җәмгыяте рәисе А.И. Писаренко чыгыш ясады.
Ачылу тантанасында “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр. Татарстан Республикасыннан өч мәктәп урманчылыгы бүләккә ия булды.
1. “Мәгърифәтчелек эшчәнлеге” номинациясендә призер диплом ( 2 нче урын) - “Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы, Казан шәһәренең 84 номерлы мәктәбе.
2. “Урманны торгызу” номинациясендә катнашучы дипломы – “Яшь урманчы” мәктәп урманчылыгы, Татарстан Республикасы Чирмешән районы Ульяновск урта мәктәбе.
3. “Урманны торгызу” номинациясендә катнашучы дипломы – “Яшь урманчы” мәктәп урманчылыгы, Татарстан Республикасы Баулы районы Алексеевск урта мәктәбе.
Съезд ачылышыннан соң, катнашучылар өчен Красноярск шәһәренә экскурсия оештырылды, балалар Красноярск өлкәсен өйрәнү музеенда, “Роев Ручей” флора һәм фауна паркында булдылар.