Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның беренче кварталында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 6,6 мең патрульлек, 1,2 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.
«Административ хокук бозулар турында барлыгы 18 беркетмә төзелде. Хокук бозулар арасында – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәү, урман участокларыннан файдаланучыларның килешү шартларын үтәмәве, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Узган ел белән чагыштырганда, ачыкланган бозулар саны 25% кимегән».