«Экояз-2024» республика конкурсы кысаларында экологик марафонның икенче атнасы старт алды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Экояз-2024» республика конкурсы кысаларында экологик марафонның икенче атнасы старт алды. Ул калдыкларны аерым җыюга багышлана.

Теләгән һәркем пыялага икенче тормыш бирә, эшкәртү өчен кәгазь җибәрә яки пластикны дөрес тәртипкә китерә ала. Катнашучыларга калдыкларны сортлау буенча чаралар үткәрергә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә пост урнаштырырга һәм электрон адреска хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.

Исегезгә төшерәбез, конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Беренче атнада гына да марафонга 800гә якын катнашучы кушылган.

Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табып була: https://eco.tatarstan.ru/2024.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International