Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2024 елның язгы урман культурасы кампаниясенә әзерләнәләр. «Кичә питомникта кар катламын тизрәк эретеп бетерү һәм туфрактагы дымны саклап калу өчен көл сибү эшләре башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов. – Чаралар 0,5 гектар мәйданда үтәлде, 3 кеше җәлеп ителде».
Аның сүзләренә караганда, быел урман культуралары сезоны кысаларында Лаеш урманчылыгы территориясендә 12 гектар мәйданда – урманны торгызу һәм урман үстерү, 103,9 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 40 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 0,5 гектарда орлык чәчү буенча эшләр башкарылачак.
«Кирәкле техника һәм җиһазлар әзер, – дип өстәде Марат Кыямов. – Утырту материалы да җитәрлек. Узган ел без 670 мең данә чәчүлек һәм үсенте үстердек».