«Буа урман хуҗалыгы» ДБУда яфраклы агач сапларын әзерләү эше төгәлләнгән. «Барлыгы 15 мең данә Гибрид-38 тонна сабак әзерләнде, эшләргә 25 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов. – Сабаклар питомникның мәктәп бүлегендә утыртылачак, ә аннан соң саклагыч урман үсентеләре утырту өчен файдаланылачак».
Быел урман культуралары сезоны апрель ахырларында ачылыр дип көтелә. Директор сүзләренә караганда, аның кысаларында Буа урманчылыгы территориясендә 26 га мәйданда – урманнарны торгызу, 75 га – урман культураларын тулыландырып утырту, 220 га – урман культураларын агротехник карау, 0,3 га базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылачак.