«Экология – һәркемнең эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2024 елның 12 апреле, җомга

«Экология – һәркемнең эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Эшләр 2024 елның 1 маена кадәр кабул ителәчәк.

«Экология – һәркемнең эше» премиясенең максаты – әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, белем бирүгә һәм халык арасында бу белемнәрне популярлаштыруга багышланган кызыклы идеяләр, стандарт булмаган чишелешләр, инициативалар һәм проектлар эзләү һәм аларны хуплау.

Конкурста индивидуаль рәвештә дә, шулай ук команда белән дә катнашырга мөмкин. Призлы урыннар 12 номинация буенча бүленәчәк.

Премиядә җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Лауреатларга аерым гран-при биреләчәк. Һәр катнашучы катнашу турында сертификат алачак.

Тулырак белешмәләрне монда белергә мөмкин: https://ecologyiseveryone.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International