Министрлыкта Сарман районында 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген видеоконференция режимында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Сарман муниципаль районында 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча  киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән «Азнакай урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров чыгыш ясады. Ул урман культуралары техникасының һәм җиһазларының әзерлеге, янгын куркынычсызлыгын мониторинглау, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару мәсьәләләренә тукталды.

Утырышка министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Бүген урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә башланды. Урманнарда патрульлек итүне көчәйтергә һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын вакытында үткәрергә кирәк, – диде ул ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә мөрәҗәгать итеп. – Шулай ук урманнарны торгызу һәм саклагыч урман утырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Чаралар билгеләнгән календарь срокларында сыйфатлы итеп үткәрелергә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International