«Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән актив эш алып баралар. Шушы көннәрдә белгечләр мәктәп яны участокларына нигез салу өчен 5 мең тирәк сабагы әзерләгәннәр.
«Без Әлмәт һәм Зәй муниципаль районнарында 4 мәктәп урманчылыгы эшен күзәтәбез, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин. – Укучыларның гомуми саны 104 кеше тәшкил итә. Киләсе атнада мәктәп укучылары белән бергәләп мәктәп яны участокларындагы питомникларга чүп үләннәре утыртырга ниятлибез».
«Шулай ук эш планы нигезендә мәктәп урманчылыклары әгъзалары «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләрендә катнашачак», – дип тә өстәде ул.