«Макулатура тапшыр – агачны коткар» эко-марафоны старт алды. Ул Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә уза.
Акциядә катнашу өчен ким дигәндә 300 килограмм макулатура җыярга һәм гаризаны акциянең рәсми сайтында калдырырга кирәк: https://sdai-bumagu.com.
300 килограммны үзләре җыю авыр булган кешеләр эш урыннары буенча яки якындагы уку йортына «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясендә бергәләп катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә алалар.
Гаризалар 30 майга кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасы макулатура җыю буенча төбәкләр арасында лидерлар өчлегенә керде. Акциягә 276 меңнән артык кеше кушылган, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә җибәргәннәр.