Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында Кырым нараты утыртылды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында Кырым нараты үсентесе утыртылды. Акция Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы территориясендә узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Әлеге нарат үсентесе Татарстан Республикасына быелның 18 мартында булып узган «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Рус язы. 10 ел бергә» рәхмәт акциясе кысаларында Кырым Республикасы делегациясе тарафыннан тапшырылды. Чара Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгына багышланды.

«Кырым нараты какшамас дуслык символы буларак тапшырылды. Кырым нараты – мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Ышанам ки, 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булып, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачак».

«Фикер алышудан соң дендрбакча территориясендә Кырым  нараты үсентесен утырту турында карар кабул ителде, чөнки монда аның үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган», – дип өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International