Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре «Сыерчык оясы яса – кошларга ярдәм ит» дигән экологик акция үткәргәннәр. Аның кысаларында белгечләр Азнакай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә Чатыртау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 12 сыерчык оясы ясап элгәннәр.
«Без ел саен шундый акцияләр үткәрәбез, – дип билгеләп үтте Чатыртау кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Рузилә Әхмәтвәлиева. – Бу балаларга кошларның роле, аларны саклау кирәклеге һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек».