Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын бастыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский һәм урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары – урманны саклау бүлеге җитәкчесе Илья Кротов чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында урман корткычлары булган урыннарга контроль тикшерүләр үткәрү, зарарлы организмнар санын юк итү яки бастыру буенча чаралар үткәрүгә контрактлар төзү һ.б. каралды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында 13,2 мең га мәйданда Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләген юк итү яки бастыру чараларын башкару планлаштырылган. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылачак.