«Лаеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне җитәкче-урманчы Валерий Изибеков үткәрде.
Утырыш эшендә урманчылык һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Валерий Изибеков искәртеп узганча, 22 апрельдә Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә. «Янгын куркынычсызлыгын күзәтүне көчәйтергә кирәк», – диде ул.
Киңәшмә барышында шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү мәсьәләләре дә каралды.