Татарстанда «Парклар маршы – 2024» халыкара акциясе старт алды

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасында Россиянең махсус саклана торган табигый территорияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Парклар маршы-2024» халыкара акциясе старт ала. Быел ул «Табигатьне саклау һәм торгызу – уңайлы климат» девизы астында уза.

Чара кысаларында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынны «Хайваннар һәм үсемлекләр тормышында климат» темасына «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсында катнашырга, шулай ук «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсында катнашырга чакыра.

Экологик десантлар конкурсы кысаларында катнашучыларга махсус саклана торган табигый территорияләрне, парк һәм аллея территорияләрен, су объектларының яр сызыкларын, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру, үсемлекләр һәм агачлар утырту, ясалма оялар ясау һәм урнаштыру, МСТТ төзекләндерү һ.б. турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Эшләр 2024 елның 14 июненә кадәр кабул ителәчәк. Конкурслар һәм аларга карата таләпләр турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча һәм  әлеге телефон буенча: 8 (843) 211-68-62 белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International