«Кәләй урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа директоры билгеләнде

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 19.04.2024 ел, №07-08/49-к боерыгы белән «Кәләй урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа директоры билгеләнде. Ул Алексей Васеньков булачак. Элекке директор Нәзир Фәләхиев лаеклы ялга чыгу сәбәпле эштән китте.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров учреждение коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Алексей Васеньковны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Алексей Васеньков 1965 елның 15 апрелендә Әлмәт районы Кәләй авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы-техникумын (хәзерге Лубянск урман-техник көллиятен) һәм Мәскәү гуманитар-икътисад институтын тәмамлаган.

Алексей Васеньковның 38 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә Кәләй урман сәнәгате хуҗалыгында шофер, механик, «Лада» предприятиесендә шофер-экспедитор, «Газпром» СТП экскаваторчысы, «Елховлес» ҖЧҖ мастеры һәм «Урман-Кәләй җирлеге» ТКХ ҖЧҖ директоры булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International