ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында урманчылык территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләре тикшерелде.

«Җыелма планнарны 1 майга кадәр Департаментка килештерү өчен җибәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International