Быелның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары узды. Ярышлар Казанда «Ватан» СК базасында узды.
Ярышларда Дмитрий Анохин, Әнәс Сөнгатуллин, Илназ Хөсәенов, Артем Николаев, Фәнил Әхмәдуллин, Нияз Имамиев һәм Илфир Гыйбадуллин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының берләшкән командасына каршы уйнады.