ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Видеоконференция режимында узган утырышта министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм 2024 елда планлаштырылган урман культуралары эшләре турында хәбәр итте. Ул әйтеп узганча, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 64 термик нокта һәм 40 янгын очрагы теркәлгән. «Бу үлән, камыш һәм су буенда урнашкан болынлыкларда булган янып китү очраклары, – диде министрның беренче урынбасары. – Урман җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы мониторингын һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшен көчәйтергә кирәк».

Аның сүзләренә караганда, урман культурасы сезоны кысаларында Татарстан Республикасында 200 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. «Урманнарны яңадан үрчетү буенча чараларны тизләтергә һәм Министрлыкка хисапларны вакытында тапшырырга кирәк» , – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Рәис Гомәров түләүле хезмәтләр күрсәтү, дәүләт милкеннән файдалану, агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләренә тукталды.

«Түләүле хезмәт күрсәтүдән алынган керемнәр буенча лидерлар арасында Аксубай, Баулы, Кайбыч, Нурлат һәм Азнакай урман хуҗалыклары бар, – дип билгеләп үтте ул. – Лаеш, Лениногорск һәм Чирмешән урман хуҗалыкларына әлеге юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк».

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә җир фондын патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Алда май бәйрәмнәре һәм ял көннәре көтә, урманнарда патрульлек итүне көчәйтергә, янгын фактлары турындагы хәбәрләргә вакытында җавап бирергә кирәк, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Безнең уртак бурыч – гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International