Казан урман торгызучыларын «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н. Мәһдиев котлады.
Генераль директор А. Третьяков «Рослесинфорг» Казан филиалы Идел буенда урман хуҗалыгын оештыруның, бу регионда урман хуҗалыгын алып баруның төп положениеләрен, киләчәктә күп елларга билгеләнгән перспектив планын төзүдә актив катнашуны билгеләп узды. Шулай ук ул, «Рослесинфорг» белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады. А. Третьяков филиалның иң яхшы инженерларын һәм таксаторларын «Рослесинфорг» федераль дәүләт унитар предприятиесе Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев таксаторларны геологлар белән чагыштырды, чөнки урманны төзекләндерүчеләр ярдәме белән урманнар өйрәнелә, инвентаризация уздырыла, аларны файдалану мөмкинлекләре ачыклана. Министр Казан филиалы белгечләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.