Казанда «Урманфест» хәйрия акциясе узды

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

Бүген Казанда «Наташа» Казан хосписы янында «Урманфест» хәйрия акциясе узды. 

Акциядә катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Светлана Коновалова, «Наташа» Казан хосписы генераль директоры Владимир Вавилов һәм башкалар сәламләде.

«Урманфест» акциясе инде бишенче ел рәттән үткәрелә. 4 ел эчендә 300 меңнән артык үсенте утыртылды, акциягә 5 меңнән артык кеше кушылды, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Туган республикабызның «яшел билбавы»н утыртуга өлеш керткән барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә». 

Катнашучылар һәм оештыручылар көче белән бүген 500 данәгә якын җимеш агачлары һәм балан яфраклы тубылгы үсентеләре утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, «Урманфест» хәйрия акциясе 2021 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне яхшырту һәм киләчәк турында кайгырту. Быел акция 11 майда – Баулы районында, 12 майда – Питрәчтә һәм 18 майда Менделеевскта оештырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International