Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Тәтеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Максат – «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларга барганда аны җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов озатып йөрде.
Эш визиты барышында Илгизәр Зарипов Келәр һәм Тәтеш кишәрлекләре территориясендә барлыкка килгән урман культураларының, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чараларның сыйфатын бәяләде.
Ранил Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 66 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. «План буенча 84 гектар мәйданда урманнарны торгызырга кирәк», – дип өстәде ул.