Министр урынбасары Рәис Гомәров Әлки урманчылыгы һәм Әлки урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш сәфәре белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул Әлки урманчылыгының урман фонды территориясендә сезонлы эшләр барышы белән танышты. Аны тикшергәндә җитәкче-урманчы Евгений Мулинов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Садретдинов озатып йөрде.

Рәис Гомәров җитештерү участокларын карады, Чуаш Кичүе кишәрлегенең 32 нче кварталында урман культураларын торгызу һәм тулыландыру буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук Базарлы Матак урманчылыгының 61 нче кварталында салынган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны бәяләде.

Евгений Мулинов сөйләвенчә, урман культуралары сезоны кысаларында бүгенге көндә 20 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 46 гектарда урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International