Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары спартакиадасы узды. Ярышларда Казан, Лениногорск, Буа, Алабуга, Зәй һәм Лубян отрядлары вәкилләре катнашты.
Спартакиада кысаларында спортның 5 төре буенча ярышлар узды: волейбол, мини-футбол, баскетбол, ГТО нормалары һәм аркан тарту.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ командасы гомумкоманда зачетында 3 нче урынны алды.
Котлыйбыз!