Зәй урманчылыгының кишәрлек урманчысы Александр Бычков «Иске Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен лекция үткәргән

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

«Зәй урманчылыгы» ТР ДКУ Кушниково урманчылыгының кишәрлек урманчысы Александр Бычков Түбән Кама районының «Иске Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУда булган. Анда ул 5 нче сыйныф укучылары өчен «Урман хуҗалыгы. Урман һөнәрләре дөньясы» темасына лекция укыган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Александр Бычков укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, шулай ук урман профилендәге һөнәрләр турында сөйләгән.

«Хәзерге вакытта Республикада урманнар 1 миллион 261 мең гектар мәйданда урнашкан, – дип билгеләп үткән кишәрлек урманчысы. – Урман белән капланган мәйданнан ылыслы агачлар – 22%, каты яфраклылар – 16,7%, йомшак яфраклы һәм куаклар 61,3% тәшкил итә. Шулай ук Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары буенда, елга, күлләр һәм сулыклар тирәсендә дә утыртылган саклагыч урман утыртмалары челтәре бар».

Ахырда Александр Бычков Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International