4 нче майда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 маенда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

«Быел «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасында ул бишенче тапкыр үткәреләчәк, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – 4 ел эчендә акциядә 83 мең кеше катнашты, алар 3,5 миллион үсенте утыртты. Волонтерлар туган республикабыз экологиясе турында кайгыртуга зур өлеш керттеләр. Барыбызны да быел да үз героебыз хөрмәтенә агач утыртып, акциягә кушылырга чакырабыз».

Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Бөреле җәнлек совхозы поселогы янында (участокның координаталары – N 55.97612, E 49.35877), Биектау районы Семиозерка авылында (N 55.94731, Е 49.09935), Лаеш районы Тарлаш авылы янында (N 55.565993, Е 49.130553) һәм Матюшино авыл җирлегендә (N 55.626681, Е 49.059865) узачак. Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 50 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән.

Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Игътибар итегез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1,5 млн. үсенте утыртылыр дип көтелә.

Акциянең кайчан һәм кайда уздырылуы турында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең рәсми сайтында белергә мөмкин: https://садпамяти2024.рф.

Исегезгә төшерик, чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International