Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында видеоконференция режимындагы киңәшмәдә табигый янгыннарны сүндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 3 мае, җомга

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Россия Федерациясе территориясендә ландшафт (табигый) янгыннарын сүндерүне оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары, эчке хезмәт генерал-полковнигы Илья Денисов үткәрде.

Утырыш эшендә Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Киңәшмә барышында ландшафт (табигый) янгыннарын сүндерү һәм кисәтү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә янгын куркынычын фаразлау мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта илнең 80 төбәгендә янгын куркынычы сезоны ачык. Гадәттән тыш хәл режимы 2 субъектта кертелгән: Яһүди автономияле өлкәсендә һәм Хабаровск крае территориясендә. Россиянең 45 төбәгендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International