Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 1,5 миллион үсенте утыртылган

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Акциянең үзәк чарасы Казанда Нокса урманы территориясендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Рәисе администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе инде бишенче ел рәттән үткәрелә, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бүген акциядә 30 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Тулаем Татарстан Республикасы буенча 405 мәйданчык оештырылган».

«Мин бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Хәлиулла Хәбибулла улы Кузюров хөрмәтенә агач утырттым, – дип өстәде министр.  – Ул 1941 елда фронтка мобилизацияләнә, 235-нче укчы дивизиясенең 732-нче укчы полкы сержанты була. Минем бабам озак еллар хәбәрсез югалган дип саналды. Соңрак, архивларны күтәреп, 1943 елның июлендә Орел өлкәсенең Вяжи-Заверх авылында һәлак булганын, кардәшләр каберлегендә күмелгәнлеге хакында белдек».

Нокса урманы территориясендә барлыгы 300 данә нарат үсентесе утыртылды. Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Бөреле терлекчелек хуҗалыгы поселогы, Биектау районының Семиозерка авылы, Лаеш районының Тарлаш авылы һәм  Матюшино авыл җирлеге янында узды.

Гомумән Татарстан Республикасы буенча бүген фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 1,5 млн. үсенте утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акциянең урыны һәм вакыты турында тулырак мәгълүматны акция сайтында белергә мөмкин: https://садпамяти2024.рф.

Белешмә өчен.

Беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде.

2024 елда акция 18 мартта старт алды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International