Татарстанлылар «Буыннар элемтәсе» бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала

2024 елның 7 мае, сишәмбе

2024 елның 19 маенда, Пионерлар көнендә, Россия Федерациясендә «Буыннар элемтәсе» бакчасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Аны оештыручы булып «Благовест» социаль проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү фонды тора.

Акция гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, традицияләрне саклауга, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, Россия экосистемасын торгызуга юнәлдерелгән.

Акция кысаларында Россиянең торак пунктларында бер тапкыр җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен утырту планлаштырыла.

Акция турында тулырак монда белергә мөмкин: https://blagovestt.ru/sad-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International