Идел буе урманчылыгының участок урманчысы Рамил Идиятуллин Шылаңгы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әңгәмә үткәргән

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Идел буе урманчылыгының Шылаңгы кишәрлеге урманчысы Рамил Идиятуллин Югары Ослан районының Шылаңгы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен  «Нәрсә ул урман?» дигән темага әңгәмә үткәргән. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында участок урманчысы балаларга республиканың урман хуҗалыгы, урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Урманнар җирне бизи, – дип билгеләп үткән Рамил Идиятуллин. – Ләкин урманнар матурлыгы белән генә данлыклы түгел. Алар дымны саклыйлар, кешеләргә яхшы уңыш үстерергә ярдәм итәләр, кислород бирәләр, күп санлы хайваннар һәм кошлар өчен сыену урыны булып торалар. Шулай ук урман – бетмәслек нигъмәтләрнең искиткеч хәзинәсе: анда дару үсемлекләре, җиләкләр һәм гөмбәләр үсә, агачлар җимешләр һәм агач материалы бирә».

Чара балалар бакчасы территориясендә куаклар утырту белән тәмамланган. Барлыгы 10 сирин үсентесе утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International