Бу атнада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янында булдылар. Белгечләр ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләр тапшырганда, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Исегезгә төшерик, быел Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан төрле тематик чаралар үткәрелә, аларга безнең илдә яшәүче һәр кеше кушыла ала. Алар арасында – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе, «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе, социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья флешмобы һ.б. чаралар.