Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Анда ул Алексеевск шәһәрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Министр бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җиңү көне белән котлады.
«79 ел безне тарихи дата – 1945 елның 9 маеннан аерып тора. Бу вакыт эчендә инде берничә буын үскән булса да, ел саен Җиңү көне безнең йөрәкләрдә тагын да көчлерәк яңгырый, – диде Равил Кузюров. – Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Сезнең алда баш иябез һәм күрсәткән батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен тирән хөрмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер һәм рух күтәренкелеге телим».
Чараны Алексеевск муниципаль районы иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасы үрелдереп барды, шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм мастер-класслар, «Йолдыз» хәрби-тарихи клубы күргәзмәсе һәм башкалар оештырылды.