«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган. Агачлар утырту Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә оештырылган.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 7 данә үсенте утыртылган.
«Хәтер бакчасы» – искиткеч акция. Бу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларның батырлыкларын мәңгеләштерү өчен искиткеч мөмкинлек», – дип билгеләп үтте «Яшел йорт» берләшмәсе әгъзасы Язилә Якупова.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.