Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Чираттагы агач утырту эшләре Бөгелмә районының 15 нче «Светлячок» балалар бакчасы территориясендә оештырылган. Акциядә ТР ДКУ «Бөгелмә урманчылыгы» хезмәткәрләре – урманны саклау буенча инженер Ольга Волкова һәм хезмәтне саклау буенча белгеч Алия Мөхәммәтханова, балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 5 данә нарат һәм миләш үсентесе утыртылган.

«Балалар «Хәтер бакчасы» акциясенә рәхәтләнеп кушылды, – дип аңлатма бирде Ольга Волкова. – Очрашу барышында без аларга урманнар, аларның функцияләре һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләдек».

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International