Шәһәр яны урманчылыгында урман янгыннарын сүндерү буенча янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Кичә, 13 майда, Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде. Укуларда «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты белгечләре катнашты. Барлыгы 130 кеше һәм 40 берәмлек техника җәлеп ителгән иде.

Өйрәнүләр легендасы буенча, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында 5 гектар мәйданда коры үлән яна башлаган. Көчле җил аркасында ландшафт янгыны ылыслы агачларга күчә. «Крутушка» шифаханәсенә һәм Крутушка торак массивына ут күчү куркынычы бар, анда 150 торак йорт урнашкан.

«Күнегүләр барышында урман янгыннарын сүндерү буенча төркемнең ведомствоара хезмәттәшлеге көйләнде, оператив штаб төзелде, анда эшче төркемнәр кертелде. Максатларга ирешелде, бурычлар үтәлде, өйрәнүләр «яхшы» билгесенә үткәрелде», – дип аңлатма бирде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча Баш идарәсенә караган 7 нче янгын сүндерү-коткару отрядының янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Альберт Григорьев.

Исегезгә төшерәбез, мондый янгын-тактик күнегүләрне үткәрү коры һава торышы башлану белән көнүзәк мәсьәлә була. Чөнки янгын чыгуның сәбәбе, еш кына, кеше факторына бәйле. Шуңа күрә үткәрелгән күнегүләрнең мөһим максаты – кешеләрнең игътибарын янгын чыгуга җәлеп итү һәм аларны янгыннан иң яхшы саклану чарасы буларак аларны булдырмый калуга ышандыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International