ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Арча һәм Кама урманчылыклары территориясендә урман төзелеше эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча техник киңәшмә узды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Арча һәм Кама урманчылыклары территориясендә урман төзелеше эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча техник киңәшмә узды. Утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Җир мөнәсәбәтләре һәм урман төзелеше идарәсе башлыгы Алексей Григорьев, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы тарафыннан Арча һәм Кама урманчылыклары урман фонды җирләрендә урман төзелеше һәм урманнарны таксацияләү буенча 86,3 мең га мәйданда кыр һәм камераль эшләр башкарылачагын әйтте. «Бүген без урманнарны саклау һәм үрчетү чараларын проектлау мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз», – дип билгеләп үтте ул.

Рослесхозның Җир мөнәсәбәтләре һәм урман төзелеше идарәсе башлыгы Алексей Григорьев һәм «Рослесинфорг» ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова планлаштырылган урман төзелеше эшләрен уңышлы башкаруларын теләде.

«Урман хуҗалыгын урман төзелешеннән башка алып баруы мөмкин түгел. Таксациянең һәм, гомумән, урман төзелеше эшләренең сыйфатына аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – дип ассызыклады Алексей Григорьев.

Урман төзелеше буенча планлаштырылган эшләр турында «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалдинов җентекләбрәк сөйләде. Ул утырышта катнашучыларны кишәрлек урманчылыклары һәм муниципаль районнар территорияләрендәге урман мәйданы күрсәткечләре, урман культураларының торышы, булган һәм проектлана торган махсус саклана торган табигый территорияләрнең характеристикасы белән таныштырды.

Киңәшмә барышында шулай ук урманнарны таксацияләү буенча күмәк күнегүләр үткәрү, кишәрлек урманчылыкларының квартал челтәрен проектлау, урманнарны саклау буенча чаралар үткәрү, «Аю урманы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәленең саклау зонасы чикләрен билгеләү буенча эшләрне башкару мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International