«Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Ютазы районының 2 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган. Агачлар утырту уку йорты территориясендә оештырылган.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 10 гади миләш һәм юкә үсентесе утыртылган.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Татарстан Республикасында акция кысаларында 1,5 млн. үсенте утыртылган инде.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International