Бүген Арча урманчылыгы урман фонды территориясендә кырда урман корылышы эшләре башланыр алдыннан күмәк күнекмәләр узды. Аның эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Җир мөнәсәбәтләре һәм урман төзелеше идарәсе башлыгы Алексей Григорьев, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Күнекмәләр барышында белгечләр таксацияләү характеристикаларын билгеләү буенча һөнәри күнекмәләр, шулай ук таксация эшләрен үткәрү өчен кабул ителгән үлчәү приборлары, таксацияләү һәм ярдәмче таблицалардан файдалану кагыйдәләре өстендә эшләде.
Исегезгә төшерәбез, быел Арча урманчылыгы урман фонды җирләрендә 32 мең га мәйданда урман төзелеше һәм урманнарны таксацияләү буенча кыр һәм камераль эшләр башкарылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күмәк күнегүләр урманнарны таксацияләү, шулай ук урманнарны саклау, яңадан үрчетү буенча чараларны проектлау алдыннан урман төзелеше инструкциясенә ярашлы рәвештә үткәрелә. Күмәк күнекмәләр өчен объектта иң киң таралган, токым составы, төзелеше, яше һәм товар структурасы, җитештерүчәнлеге, урман үсү шартларының төрләре, килеп чыгышы ягыннан гаять күп төрле булган урман утыртмалары сайлап алына, күнекмә алып карау өчен кимендә 10 мәйданчык һәм санап чыгу таксациясе өчен 20 урман таксациясе бүлемтеге ясала.
Күмәк өйрәнүләрнең максаты – агачларның таксация күрсәткечләрен, урман культураларының, утыртмаларның санитар торышын һәм таксация карточкасында каралган башка параметрларны билгеләүдә башкаручыларның күнекмәләрен тикшерү.
Шулай ук Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рослесхозның Җир мөнәсәбәтләре һәм урман төзелеше идарәсе башлыгы Алексей Григорьев һәм «Рослесинфорг» ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова Арча урманчылыгы административ бинасында, Урман музеенда һәм Лесхоз урта мәктәбендә булдылар, анда «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге юнәлешләре турында белделәр.