ТР Тәтеш муниципаль районында Тәтеш урманчылыгының 79 нчы кварталы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе булып узган. Анда «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 0,5 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.