Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман питомникларында орлыклар чәчү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 маена мондый эшләр 10 га мәйданда башкарылган. Планлаштырылган эш күләмен республиканың Аксубай, Әлмәт, Биләр, Болгар, Буа, Зәй, Ары, Кәләй, Кызыл Йолдыз һәм Лаеш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре башкарган.
Быел питомникларда барлыгы 21 га мәйданда орлык чәчү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, утырту материалын җитештерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Республикада барлыгы базислы 51 урман питомнигы һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге бар, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 млн.чәчүлек үстерелә.
«Чәчүлекләрне үстерү – күп вакыт таләп итә торган процесс. Барысы да кул белән җыелган конуслардан башлана. Аннан соң күркәләрне киптерәләр, орлыкларын чыгаралар, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Чәчкәннән соң питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак – бу даими су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәшү».