ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә министрның беренче урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылык җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында янгынга каршы инвентарь туплау пунктларының әзерлеген һәм балаларны савыктыру лагерьларына карата янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда балаларны савыктыру буенча 38 лагерь урнашкан. Мондый учреждениеләр биләгән урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 225,5 гектар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International