ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү ярышларында катнашты

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды.

Ярышларда Нияз Имамиев, Фәнил Әхмәдуллин, Дмитрий Анохин һәм Азат Корбанов составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

«Спартакиадада мин ел саен катнашам, бу юлы да ярышуыма бик шатмын, – диде Фәнил Әхмәдуллин. – Һәркемгә дә йөзү белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем. Йөзү – физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе, ул кеше тәненә комплекслы уңай йогынты ясый, сәламәтлекне физик һәм психологик дәрәҗәдә ныгыта».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International