ТР Азнакай муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган. Урман фондын җыю Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгының 1 кварталы территориясендә оештырылган.
Акциядә 100 дән артык кеше катнашкан: Азнакай урманчылыгы, Азнакай урман хуҗалыгы, башкарма комитет, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары.
Акциядә катнашучылар көче белән 50 куб.м. артык каты көнкүреш калдыклары җыелган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.